Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район балалар китапханәсендә гаилә көненә багышланган әдәби сәгать үткәрелде [+фото]

Район балалар китапханәсендә "АБВГДЕЙКА" клубы һәм аларның әти-әниләре өчен 15 май да үтеп узган "Гаилә көне" уңаеннан "Тормышта иң мөһиме - гаилә" әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәчеләр барлык әти - әниләрне һәм балаларны шушы бәйрәм белән котлап уздылар. Китапханәче Гарипова А.М. махсус әти-әниләр өчен ясалган "Гаилә УКУ почмагы" киштәсен тәгъдим итте....

Район балалар китапханәсендә "АБВГДЕЙКА" клубы һәм аларның әти-әниләре өчен 15 май да үтеп узган "Гаилә көне" уңаеннан "Тормышта иң мөһиме - гаилә" әдәби сәгать үткәрелде.
Китапханәчеләр барлык әти - әниләрне һәм балаларны шушы бәйрәм белән котлап уздылар. Китапханәче Гарипова А.М. махсус әти-әниләр өчен ясалган "Гаилә УКУ почмагы" киштәсен тәгъдим итте. Бер кемгәдә сер түгел, укуга теләк һәм китап белән кызыксынуның нигезе гаиләдә салына. Шуна күрә гаилә өчен шушы киштә оештырылды. "Гаилә УКУ почмагында" матур бизәлешле һәм олы шрифтлы хәрефләр белән язылган китаплар, әти- әниләргә төрле киңәш китаплары куелды. "Алмалы чемодан" эчендә махсус китаплар, журналлар, уеннар, сәламәтлеккә багышланган китаплар табырга була.


Шулай ук, белем капчыгы "Познайка" ясалды. "Познайка" капчыгы гаилә түгәрәгендә уку өчен кулга бирелә. Капчыкта әкиятләр,Әлифба, уен-китап, уку үсешенә ярдәм итә торган китаплар урын алдылар. Китаплар белән беррәттән, "Тәгъдимнәр һәм фикерләр дәфтәре" куелды. Бу дәфтәрдә һәр гаилә үзенең теләкләрен белдерә ала.
Чара ахырында барлык балаларга бүләкләр бирелде, ә әти - әниләргә кулдан ясалган, теләкләр язылгын ромашка (Гаилә символы) чәчәге өләшенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев