Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда транспорт чараларын газоннарда, яшел үсентеләр өстендә калдырганнары өчен 18 кеше штраф түләде

Хәзер районда һәр гаилә диярлек бер, хәтта ике автомобильгә ия. Шәхси машиналар саны арткан саен төнгелеккә аларны кая куярга дигән сорау туа. Әлбәттә, йортка якынрак кую уңайлы, анысы. Әмма күпфатирлы йортлар ишек алдында урыннар чикләнгән. Шуңа күрә автомобильләрен тротуарларга, хәтта газоннар өстенә куеп калдыручылар бар. Нәтиҗәдә күпфатирлы йортларга авария бригадалары,...

Хәзер районда һәр гаилә диярлек бер, хәтта ике автомобильгә ия. Шәхси машиналар саны арткан саен төнгелеккә аларны кая куярга дигән сорау туа. Әлбәттә, йортка якынрак кую уңайлы, анысы. Әмма күпфатирлы йортлар ишек алдында урыннар чикләнгән. Шуңа күрә автомобильләрен тротуарларга, хәтта газоннар өстенә куеп калдыручылар бар. Нәтиҗәдә күпфатирлы йортларга авария бригадалары, ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү машиналары керә алмый. Шул уңайдан Саба муниципаль районы башкарма комитетының административ комиссиясе Административ хокук бозулар турындагы кодекс һәм Авыл җирлекләренең "Торак пунктларда тышкы төзекләндерү, чисталык һәм тәртип саклау кагыйдәләрен раслау турында"гы карарлары нигезендә автотранспорт чаралары белән тротуарларда, газоннарда, яшел үсентеләр участокларында озак вакытка туктап торган, аларга зыян китергән өчен җаваплылык каралганлыгы турында искәртә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча беркетмәләр рәсмиләштерелеп, административ комиссиягә җибәрелә һәм гаеплеләрне җаваплылыкка тарту турында карар кабул ителә. Әйтик, быел транспорт чараларын газоннарга, яшел үсентеләр өстендә төнгә калдырган өчен җаваплылыкка 18 кеше тартылды. Алар тулаем алганда 36000 сум штраф түләде.

Ләйсән Таипова,

административ комиссиянең баш белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X