Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Разил Вәлиев: Югары сәнгать юк, Салават җитәкчелегендәге үзешчәннәр хөкем сөрә

"Соңгы 15-20 елда татар сәнгате үзешчәнлеккә яшел юл ачты", - ди халык шагыйре.

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев фикеренчә, югары сәнгать юк, Салават җитәкчелегендәге үзешчәннәр хөкем сөрә. Бу хакта ул“Шаляпин Палас” отелендә үткән матбугат очрашуында хәбәр итте.

“Бездә үзешчәннәр катнашындагы фестивальләр бик күп. Дөресен әйткәндә, бүгенге көндә эстрададагы 90 процент җыр үзешчән авторлардан һәм үзешчән җырчылардан тора. Соңгы 15-20 елда татар сәнгате үзешчәнлеккә яшел юл ачты, бездә Салават Фәтхетдинов җитәкчелегендәге үзешчәннәр хөкем сөрә. Минем бернинди дә дәгъвам юк, алар бик тә кирәк”, - диде Разил Вәлиев.

Разил Вәлиев үзешчәннәр нигезендә югары сәнгать барлыкка килүен әйтте. “Әмма беренче планда алдан флагман булып профессиональ сәнгать барырга тиеш. Билгеле, икесен дә бергә алып бару зарур", - диде.

Журналист Рөстәм Исхакый "Бәлки профессиональ сәнгатьтә лидер юктыр?" - дип сорагач, Разил Вәлиев: "Бәлки юктыр", - дип җавап бирде.

Фото: Михаил Захаров

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев