Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәдиф Кашапов татарлык кәләпүштә түгел, күңелдә булырга тиеш, дип исәпли

Форум урынбасары VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумында яңа мәдәният темасы буенча берничә фикерен җиткерде.

Форум урынбасары Рәдиф Кашапов VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумында яңа мәдәният темасы буенча берничә фикере белән уртаклашты. Шулай ук ул татарлыкның күңелдә булырга тиешлеген дә искәртте. Форумда “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе дә катнаша.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы урынбасары Рәдиф Кашапов "Татар Кино" җитәкчесе Миләүшә Айтуганованың соңгы елларда чыккан татар фильмнарын чит илләрдә булган татарларга күрсәтергә теләвен әйтте. “Татар фильмнарын нинди шартларда күрсәтәчәген белмим, ләкин Миләүшә Айтуганованың теләге бик көчле иде”, - диде ул.

“Татар әсәре, татар телендә булуына карамастан, башка милләт кешесенә дә аңлаешлы булырга тиеш. Шул вакытта гына ул популяр була ала. Безнең теләк – нормаль онлайн-китапханә ясау һәм йөз татар җырын, китабын һәм иллешәр фильмын чыгару. Һәрбер кешенең карау мөмкинлеге булырга тиеш”, - ди Рәдиф Кашапов.

“Мин күптән әйтәм: минем өчен татар шигърияте Габдулла Тукай түгел. Гафу итегез, минем өчен татар шигърияте – Йолдыз Миңнуллина, чөнки ул минем һәм сезнең турыда яза. Ул безнең яшьтәшебез һәм безнең арабызда йөри. Без хәзерге вакытта булган татар шигъриятен укырга тиеш. Безнең әсәрләребездә дә иске, узган вакытлар турында түгел, ә хәзерге заман турында сөйләнергә тиеш. Без узган чорда яшәмибез”, - диде Рәдиф Кашапов.

Рәдиф Кашапов түбәтәй кигән делегатларга баш киемнәрен салырга кушты. “Сез һаман да әле татармы? Бәлки хикмәт кәләпүштә түгелдер, бәлки татарлык күңелдә булырга тиештер? Сез татар булып эшләмәгез, сез татар булып калыгыз”, - дип мөрәҗәгать итте ул делегатларга.
 

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев