Газетаның чираттагы санын әзерләү укучыларда аеруча зур кызыксыну уятты.
Укучылар журналист, мөхәррир, фотохәбәрче, версткалаучы, корректор, бухгалтер, реклама белгече һөнәрләре белән якыннан таныштылар. Газетага материал әзерләү, аны версткалап газета полосасына урнаштыру процессын күзәттеләр. Шулай ук видеостудиядә фотоларга төштеләр. Матбугат музее да укучыларда зур кызыксыну уятты. Очрашу баш мөхәррир Рөстәм Исмәгыйлов бүлмәсендә эчкерсез, җылы аралашу белән төгәлләнде.


Нет комментариев