Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика көнендә мең кеше гармун күтәреп Казан урамнары буйлап үтәчәк

Әлеге флешмоб “Уйнагыз, гармуннар” фестивале кысаларында узачак.

30 августта “Уйнагыз, гармуннар!” халык иҗаты фестивале кысаларында мең гармунчы Казан урамнары буйлап уен коралларында уйнап үтәчәк. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Халисә Исмәгыйлева сөйләде.

“Башка еллардан аермалы буларак, без быел Кремль астында җыелабыз, тезелешеп Сөембикә манарасы яныннан Муса Җәлил һәйкәле янына барачакбыз һәм шунда ярты сәгать Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор ансамбле эшләячәк. Бер рәттә ун кеше, барлыгы мең кеше Бауман урамыннан Г.Камал театры каршына үтәчәк, килгән вакытта һәр җирдә тукталып, уйнап, җырлап һәм биеп барачакбыз”, - диде ул.

Оештыручылар сүзләренчә, быелгы фестиваль ТАССРның йөз еллыгына багышлана. “Бу тема ачык яктыртылачак. Гармунның татар халкы язмышында нинди рольгә ия булганлыгы нәкъ менә безнең фестивальдә чагылачак. Катнашучыларның саны байтак: республиканың барлык районнарыннан киләчәкләр”, - диде фестивальнең режиссеры.

Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов быелгы фестиваль иң масштаблысы булачагын әйтте. “Башка елларда статистиканы карап чыктым, 150-200 кеше диелгән, бу саннар кайдадыр дөрес, кайдадыр хата белән дә киткәндер. Шулай ук Россия өлкәләре һәм чит илләрдән дә катнашучылар булыр дип көтелә. Теләүчеләр бар, алар күп”, - диде ул.

“Гармунны нигезгә салу миңа бик ошый, чөнки башка формада да бу бәйрәмне уздырырга булыр иде. Татар җыр сәнгатендә кырык елдан артык эшләгән кеше буларак әйтә алам, радио һәм телевидениедә сакланган язмаларның 60-70 проценты фәкать баян һәм гармунга гына эшләнгән. Оркестр һ.б. белән яздырылган язмалар сирәк”, - диде Фердинанд Сәлахов.

  • “Уйнагыз, гармуннар” 1985 елдан бирле зур күләмдә үткәрелә. Соңыннан ул Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар конкурсы белән кушыла.

Фото: Султан Исхаков

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев