Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ришвәтченең кулы кыска

Район прокуратурасы коррупция белән бәйле җинаятьләрне ачыклау һәм кисәтү юнәлешендә мәгълүм эш алып бара. 2013 елда прокуратурада хокук саклау органнары җитәкчеләре белән үткәрелгән киңәшмә коррупциянетудыручышартларгакаршытору юлларын нәтиҗәлерәк эзләргә, моңа ярдәмитүчефактларныкиңрәк анализларга этәргеч бирде. Күрелгән чаралар әлеге юнәлештә эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттырды. 2013-2014 елларда район судында хокук саклау органнары тарафыннан ачылган һәм...

Район прокуратурасы коррупция белән бәйле җинаятьләрне ачыклау һәм кисәтү юнәлешендә мәгълүм эш алып бара. 2013 елда прокуратурада хокук саклау органнары җитәкчеләре белән үткәрелгән киңәшмә коррупциянетудыручышартларгакаршытору юлларын нәтиҗәлерәк эзләргә, моңа ярдәмитүчефактларныкиңрәк анализларга этәргеч бирде. Күрелгән чаралар әлеге юнәлештә эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттырды.

2013-2014 елларда район судында хокук саклау органнары тарафыннан ачылган һәм тикшерелгән коррупцияле эчтәлектәге ике җинаять эше каралды. Мисалга, шәһәр җирендә яшәүче Л.Ибраһимов адмиистратив җаваплылыктан котылу өчен ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәренә ришвәт тәкъдим итә. Сөйләшү автотранспорт чараларын теркәү бүлмәсендә бара. Л.Ибраһимов биш мең сум күләмендә ришвәтне тапшыру процессының контрольгә алынганын белми һәм аны Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлеге хезмәткәрләре җинаять эшләгәндә тоткарлый. Район суды аңа 60 мең штраф түләттерү тәртибендә җәза тарту турында хөкем карары чыгарды.

Узган елның ноябрь аенда аенда ЮХИДИ инспекторларына ришвәт тәкъдим итүнең тагын бер факты теркәлде. Каршы як полосага чыккан өчен тоткарланган һәм 5000 сум штрафка тартылачагын белгән яки тагын да күңелсезрәге - 4-6 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм ителәчәген белгән Арча районы кешесе И.Әхмәтҗанов кыен вәзгыятьтән 3000 сум акча "төртеп" чыкмакчы була. Әмма инспектор ришвәттән баш тарта һәм бу хакта хокук сакчыларына хәбәр итә. И.Әхмәтҗановка суд быел февраль аенда булды һәм ул 90 мең сум күләмендә штраф түләү җәзасына тартылды.

Энҗе Фәйзетдинова,

район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев