Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роспотребнадзор: Өйдә коронавирусны ачыклау өчен тест 1250 сум тора

Анализлар гражданнар теләге буенча һәм табиб юлламасыннан башка үткәрелә.

Роспотребнадзор белгечләре өй шартларында коронавирусны ачыклау өчен уздырачак тест 1250 сум торачак. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

«Анализ бәясе 1250 сум, аңа медицина персоналының пациент булган урынга килү бәясе өстәлә», — дип сөйләде Роспотребнадзорның Эпидемиология Үзәк фәнни-тикшеренү институты Молекуляр диагностика үзәгенең лаборатория медицинасы юнәлеше җитәкчесе Елена Тиванова.

Ул анализларның гражданинның теләге буенча һәм табиб юлламасыннан башка үткәрелүен билгеләп үтте. Белгеч заказчы янына килә, аны мөстәкыйль рәвештә мазок алырга өйрәтә, шуннан соң биоматериалны тикшеренүгә алып китә. Мондый тест авыруны билгеләрсез кичерә торган кешеләрдә дә башлангыч стадиядә ачыкларга ярдәм итә.

Фото: архив/Абдул Фархан

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев