Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә чүп чыгарган өчен тарифлар артырга мөмкин

Тарифларга рекультивациягә тотылган чыгымнарны да кертергә тәкъдим иттеләр.

Россия Президентына РФ Дәүләт Советының экология буенча докладын әзерләү белән шөгыльләнүче эшче төркем әгъзалары, чүп полигоннарында җирне рекультивацияләүгә тотылган чыгымнарны да шунда кертеп, чүп чыгарган өчен тарифларны арттырырга тәкъдим итте. «Известия» газетасы документ проектына сылтама белән шул хакта яза.

Эшче төркемгә төбәк, РФ Табигый ресурслар һәм экология, Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыклары, Роспотребнадзор һәм эксперт бергәлеге вәкилләре керә. Рекультивациягә тотылган чыгымнарны исәпкә алуга бәйле тәкъдим белән эшче төркемнең җитәкчесе – Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин чыкты.

Эшче төркемдә тарифларны күпмегә күтәрергә туры киләчәген әлегә исәпләмәгәннәр. Эшче төркем җитәкчесенең матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, чыгымнарның бер өлешен дәүләт үз өстенә алырга тиеш булачак.

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев