Россиядә 2018 елның 11 аенда SUV кузовлы 656 меңнән артык автомобиль сатылган.
Россиядә 2018 елның 11 аенда иң күп сатылган кроссоверлар һәм внедорожниклар арасында иң популяры - Hyundai. Бу хакта “Автостат” хәбәр итә.
Бу вакыт эчендә тулаем 656 меңнән артык автомобиль алганнар.
Hyundai 2018 елда 90 мең экземплярда саткан. Икенче урында Renault концерны — 69 меңнән артык автомобиль. Өченче урында Nissan - 59 мең кроссовер һәм внедорожник. Дүртенче урынны Toyota (58 мең), бишенчене — KIA (47 мең) били.


Нет комментариев