Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә кайбер урам чатларын түләүле итәргә җыеналар

Яңалык Липецк, Түбән Новгород яки Ульяновск шәһәрләрендә сыналырга мөмкин.

"Автонет" Милли технологик инициативасында Россиядә кайбер урам чатларын түләүле ясарга тәкъдим иттеләр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Белгечләр фикеренчә, болай эшләү бөкеләр проблемасын хәл итәргә ярдәм итәчәк, чөнки автомобильчеләр маршрутларны һәм сәфәр вакытын җентекләп планлаштырачак.

"Автонет" Стокгольм тәҗрибәсенә таяна. Анда чатларда радарлар һәм камералар урнаштырылган, акча машина йөртүченең банк хисабыннан алына. Нәтиҗәдә, бөкеләр 22 процентка азайган, ә юл-транспорт һәлакәтләре саны ун процентка кимегән.

Тәҗрибәне 2020 елда "Акыллы шәһәр" проекты кысаларында үткәрү планлаштырыла, дип сөйләде оешма вәкиле. Яңалык Липецк, Түбән Новгород яки Ульяновск шәһәрләрендә сыналырга мөмкин. 

Фото: архив/Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев