Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә пандемия башланганнан бирле бер тәүлектә ковидтан иң күп пациент үлгән

Мәскәүдә – 73, Санкт-Петербургта – 68, Мәскәү өлкәсендә 7 кешенең гомере өзелгән.

Россиядә Covid-19 пандемиясе башланганнан алып яңа антирекорд куелды. Узган тәүлектә илдә коронавирус инфекциясеннән 1015 кеше вафат булган, дип хәбәр итә федераль Оператив штаб.

Мәскәүдә – 73, Санкт-Петербургта – 68, Мәскәү өлкәсендә 7 кешенең гомере өзелгән.

Моннан бер көн элек 998 кешенең вафат булуы хакында хәбәр ителгән иде. Эпидемия башланганнан алып Россиядә коронавирустан 225 325 кеше үлгән.

Россиядә вакцинация кампаниясе дәвам итә. РФ Президенты Владимир Путин россиялеләрне прививка ясатырга чакырды, коронавирус инфекциясенә каршы Россиядә җитештерелгән препаратларның нәтиҗәле һәм куркынычсыз булуын искәртте.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстан Республикасында пандемия башланганнан бирле коронавирус йоктыручылар саны буенча янә антирекорд куелуы хакында хәбәр иткән иде.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев