Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Казанда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты объектларын карады

Кичә Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2015 елда Казанда узачак Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты объектларын карады. Аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Азат Кадыйров, республика министрлык һәм ведомство вәкилләре,...

Кичә Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2015 елда Казанда узачак Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты объектларын карады. Аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Азат Кадыйров, республика министрлык һәм ведомство вәкилләре, подряд оешма җитәкчеләре озатып йөрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Беренче пункт Игенчеләр сарае каршында Казансу ярындагы мәйданчык булды, анда чемпионат вакытында хайдайвинг өчен каланча урнаштырылачак. Вакытлы спорт корылмасын урнаштыру эшләре башланган инде. Рөстәм Миңнеханов елга төбен тирәнәйтү эшләре барышы белән танышты, шулай ук, подрядчы оешма вәкилләре белән сөйләште. Шулай ук, аңа йөзүчеләрнең ачык судагы маршруты схемасын да күрсәттеләр. Татарстан лидеры территорияне төзекләндерүгә аерым игътибар бирергә кушты. Ул билгеләп узганча, спорт бәйрәме тәмамланганнан соң, яр буе шәһәр кешеләренең иң яраткан ял итү урынына әвереләчәк.

Аннары ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы "Казан" Гаилә үзәге янындагы территорияне карады. Рөстәм Миңнеханов ял зонасын төзекләндерү эшләрен тәмамлау, газон һәм җәяүлеләр юлларын тәртипкә китерү йөкләмәсен бирде.

Соңыннан Спортның су төрләре сараенда булдылар, ул дөнья чемпионаты ярыш объектларының төп кластерына керә. Алга таба Рөстәм Миңнеханов Спортның су төрләре сарае янында урнашкан ватерполо буенча ярышлар үткәрү өчен вакытлы арена төзелеше белән танышты. Объект составына вакытлы бассейн һәм тамашачылар өчен трибуналар керә. Подрядчы сүзләренчә, бассейнны урнаштыру белән Италиядән килгән белгечләр, ә калган инфраструктура белән Татарстан төзүчеләре шөгыльләнә. Рөстәм Миңнеханов объекттан чемпионаттан соң да файдаланып булачак, дип билгеләп үтте. Ул әлеге мәсьәләне тикшереп, ватерполо аренасын даими файдалану өчен калдыруны йөкләде.

Иң соңыннан Kazan Arena стадионында булдылар. Биредә ФИНА паркы оештырылачак. Анда татар милли йорты, сувенир кибетләре, дөнья чемпионаты партнерлары булган компанияләрнең күргәзмәләре урнаштырылачак. Шулай ук, телевизион трансляция өчен зона һәм балалар өчен уен паркы эшләячәк.

Стадион эчендә Рөстәм Миңнеханов вакытлы инфраструктура элементларының әзерлеге белән танышты.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев