Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Борис Кузнецов турында: Без легенданы озаттык

«100 яшен билгеләп үтсен дигән хыял бар иде. Әле күптән түгел генә очрашып аралаштык, ул әле шулай тиз китеп барыр төсле түгел иде, тик хәзер шушы бөек кешене озатабыз», — диде Рөстәм Миңнеханов.

13нче ноябрь көнне җәмәгатьчелек Татарстанның соңгы Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовны соңгы юлга озатты. Матәм чарасы М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында узды. «Без легенданы — Борис Кириллович Кузнецовны соңгы юлга озатабыз. Ул республика гына түгел, илебезнең горурлыгы», — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Ул Борис Кузнецов республиканың данын җитди чараларда яклаганын, аның 1945 елда беренче Җиңү парадында катнашкан кеше булганын искәртте. «Мин аның белән якыннан аралаштым. 100 яшен билгеләп үтсен дигән хыял бар иде. Әле күптән түгел генә очрашып аралаштык, ул әле шулай тиз китеп барыр төсле түгел иде, тик хәзер шушы бөек кешене озатабыз. Ул олылар белән дә, балалар белән дә аралаша белде — уникаль кеше иде. Бу республика өчен зур югалту. Аның турында хәтер мәңге сакланачак», — диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Борис Кузнецовны бөек батырлык кешесе, республика ветераннар хәрәкәтенең хөрмәтле кешеләренең берсе дип атады.

«Ул илебезнең данлы тарихы, республикабызның горурлыгы. Яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә һәрвакыт беренчеләрдән булды. Республика һәм мәктәпләр оештырган кичәләрдә актив катнашты. Аның тормышы Ватанга мәхәббәт, үз-үзен корбан итүгә әзерлек белән сугарылган булган. Борис Кириллович язмышында бөтен ил, җиңүчеләр буыны язмышы чагылыш тапты», — диде Васил Шәйхразиев.

«Татарстан Республикасы ветераннары берлеге» иҗтимагый оешмасы комитеты рәисе, генерал-майор Әхәт Юлашев Борис Кузнецовның президиум әгъзасы булып, ветераннар оешмасы эшендә актив эшләгәне, фронтовикларның социаль мәсьәләләрен кайгыртканы турында сөйләде.

«Бу искиткеч кеше Бөек Ватан сугышы елларында Ватаныбызны саклап, каһарманлыклар кылды, шуның белән Советлар Союзы Герое бөек исеменә лаек булды. Аның тормыш юлы барлык үсеп килүче буын өчен үрнәк. Борис Кириллович хәрби бурычын үтәп кайткач, республика икътисадын ныгыту бурычын үтәүгә керешә. Республикада сугыш ветераннары комитетын булдыру мәсьәләсе килеп баскач, Борис Кириллович беренче көннән үк оештыруга актив кереште», — диде Әхәт Юлашев.

«Ул төрле категория кешеләренә Ватанны саклау кирәклеге турында үтемле итеп җиткерә белде. Чакырылыш пунктларында, военкоматларда, уку йортларында ялкынлы чыгыш ясап, Ватанны сакларга өнди иде. Гел позитив, көр күңелле булды. Көндәлек эшебездә аны бик юксынырбыз, ләкин без үз бурычыбызны үтәячәкбез дип ышандарабыз. Тыныч йокла, Борис Кириллович!» — дип бәхилләште Әхәт Юлашев.

Россия Федерациясе Герое, Татарстан Республикасы Герое иҗтимагый оешмасы рәисе Газинур Хәйруллин да Борис Кузнецовның уникаль кеше булганын әйтте. «Безнең иҗтимагый оешманың иң актив әгъзасы, безнең йолдызыбыз иде. Борис Кириллович иҗтимагый эшне, яшьләр алдында чыгыш ясарга бик яратты, бөтен иҗтимагый чараларда катнашты», — диде.

17 яшендә Борис Кузнецовның Советлар Союзы Герое исемен алганын, фашизмны җиңгәнен искәртте. «Ул чыннан да Татарстан Республикасы патриоты булды», — диде Газинур Хәйруллин.


Матәм чарасында, шулай ук, «Таттелеком» ГАҖ генераль директоры Айрат Нуретдинов катнашты. РФ Президенты Владимир Путиннан, РФ Оборона министрлыгыннан кайгы уртаклашу хатлары укылды.

Бәхилләшүгә теләге булган һәркем керә алды. Шундыйларның берсе — Казанда яшәүче Сөләйман Шакиров. «Минем өчен бик хөрмәтле кеше иде, шуңа озатырга да килдем. Уналты яшендә сугышка китеп, Днепрны кичкәндә элемтә өзелгән, су астына төшеп, элемтәне ялгаган, һәм безнең гаскәрләр теге якка чыгып, фашистларны тар-мар иткән», — диде.

Фото: Рамил Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев