Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов губернаторларның бөтенроссия рейтингы өчлегенә керде

Рейтингны «Давыдов.Индекс» эксперт челтәре аналитиклары әзерләгән.

атарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов февраль аенда төбәк җитәкчеләренең «Хакимият индексы» гомумроссия рейтингы лидерлары өчлегенә керде. Рейтингны «Давыдов.Индекс» эксперт челтәре белгечләре төзегән.

Политологлар исәпләве буенча, ТР Президенты 620 млн административ берәмлек күрсәткече белән өченче урынны алган. Аны Мәскәү мэры Сергей Собянин узып китә, ул 905 млн административ берәмлек белән беренче урында урнашкан һәм Чечняның башлыгы Рамзан Кадыйров 650 млн берәмлек белән икенче урынга чыккан.

Шул ук вакытта эчке сәясәтнең төбәк кураторлары арасында ил буенча өченче урынны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары — эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев 5,3 млн административ берәмлек белән алды.

Белгечләр «затның һөнәри абруе, аның аппарат-лоббист потенциалы, кураторлык итә торган өлкәнең әһәмияте, яше, зур казанышлар һәм уңышсызлыклар» кебек критерийларны исәпкә алган.

Фото: tatatrstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев