Рөстәм Миңнеханов коронавируска даими рәвештә тест уза
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов коронавируска даими рәвештә тест уза

Президент коронавирус профилактикасы буенча барлык тиешле процедураларны үтеп тора.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавируска даими рәвештә тикшеренә. Бу хакта онлайн брифинг барышында Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.

Ул Республика йогышлы авырулар хастаханәсеннән дүрт кеше сәламәтләнеп чыкканын хәбәр итте. Лилия Галимова сүзләренчә, ятак урыннар җитмәве турында хәбәр дөреслеккә туры килми. Барлык бүлекләрдә урын җитәрлек булуын әйтте. Чит илдән кайткан 10 меңләп кеше изоляциядә булганын билгеләп узды.

Фото: архив tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев