Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда "Безнең ишек алды" яңа программасының гамәлгә ашырылуын игълан итте

Татарстанда "Безнең ишек алды" ишек алларын төзекләндерү буенча яңа программа гамәлгә ашырылачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың алдынгы массакүләм мәгълүмат чаралары редакторлары белән очрашуда белдерде

ТР Президенты белдергәнчә, бүгенге көндә республикада социаль, татарстанлылар тормышы сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән 40 программа гамәлгә ашырыла. Проектлар бөтен өлкәләргә дә кагыла: торак комплексы, сәламәтлек саклау, мәгариф, юл төзелеше, иҗтимагый киңлекләрне үстерү һәм башкалар. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, тупланган зур тәҗрибә "Безнең ишек алды" программасын гамәлгә ашыруда ярдәм итәчәк. Әлеге проект кысаларында 2020 елга кадәр өч елда бөтен күп фатирлы йортлар ишек алларын төзекләндерү планлаштырыла. Әлеге макстака 50 млрд. сум бүлеп бирү карала. 

Татарстан Президенты ассызыклаганча, "Безнең ишек алды" программасын төзү алдыннан халык белән зур эш үткәрелде. Аерым алганда, кирәкле эшләр исемлеге билгеләнде, алар арасында эскәмияләр, яктырткычлар кую, балалар мәйданчыкларын төзекләндерү һәм автомобильләр өчен парковкалар оештыру бар. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, яңа программа эшенең төп принцибы - татарстанлылар теләкләрен ишетү. Беренче этапта гомуми анкеталару уздырылачак, һәр граждан ишек алды территориясен төзекләндерү стандартлары турында үз фикерен әйтә алачак. Анкеталау 8 сентябрь көнне сайлау участокларында ТР Дәүләт Советына сайлаулар белән параллель оештырыла. 

Икәртик, "Бердәм Россия" партиясе йортлар янындагы территорияләрне төзекләндерү буенча аерым проектны эшләп, дәүләт программалары санын киңәйтүне тәкъдим итте. Татарстан Президенты әлеге тәкъдимне хуплады.  

Фото: president.tatar.ru

president.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев