Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Республика байрагы көне белән котлады

Бәйрәм хөрмәтенә Казан телебашнясы Татарстан байрагы төсенә керәчәк.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләрне Татарстан байрагы көне белән котлады. Ул Инстаграмдагы сәхифәсендә республика символикасына багышланган видео куйган.

Видеода байрак тарихы — аны кабул итү көне (1991 елның 29 ноябре), авторы, якташыбыз, Тавил Хаҗиәхмәтов, триколор символикасы һәм башка кызыклы фактлар турында турында сөйлиләр.

Искәртеп үтик, бәйрәм хөрмәтенә Казан телебашнясы Татарстан байрагы төсенә керәчәк. 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X