Саба һәлакәтендә зыян күрүчеләрнең берсе хастаханәдән чыгарылды
Яңалыклар

Саба һәлакәтендә зыян күрүчеләрнең берсе хастаханәдән чыгарылды

Һәлакәттән соң Саба район үзәк хастаханәсенә җибәрелгән пассажирның берсе бүген өенә озатылган. "Пациентның хәле канәгатьләнерлек иде. Ул амбулаториядә дәваланачак", - дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Исегезгә төшерәбез, кичә Саба юлында "Ситроен" микроавтобусы белән "Хундай" җиңел автомобиле бәрелеште - 8 кешенең гомере өзелде, сәламәтлегенә зыян килгән тагын 4 кеше хастаханәгә салынды. Җәрәхәт алучыларның өчесе - ике хатын-кыз һәм 14 яшьлек кыз бала хәзерге вакытта республика клиник хастаханәсендә дәвалана. Һәлакәт аркасында аларның кул-аяклары имгәнгән. Аларга инде операция ясалган, кирәкле тикшерү чаралары үткәрелгән, дәвалау билгеләнгән. Табиблар аларның хәлен тотрыклы дип бәяли.


http://intertat.ru


Нет комментариев