Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба мәчетендә балалар өчен Коръән ятлау дәресләре башланды

 Бүген Саба җәмигъ мәчетендә балалар өчен Коръән ятлау дәресләре башланды.

Кызлар белән педагог Дания Гайфуллина, махсус дини гыйлемгә ия булган Азиза Нурмөхәммәтова шөгыльләнә, ир балаларга Коръән аятьләрен мәчет имамнары һәм кечкенәдән дини белем алып үскән Камол Камолов өйрәтә. Балаларның һәр сәгате файдалы шәгыль белән уза. Алар өчен вәгазь сәгатьләре оештырыла, ялга да аерым вакыт билгеләнгән. Өйлә намазыннан соң балалар өйләренә таралышы. Укыту ял көннәрендә дә өзелмәячәк. Бер атналык укулар Коръән ятлау буенча бәйге белән төгәлләнәчәк (фотолар сайтта)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев