Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба районы аграрийлары авыл хуҗалыгы продукциясенең беренче көзге ярминкәсендә катнашты

12нче сентябрь Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Зеленодольск районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Товарларны һәм продуктларны Аксубай, Әлки, Алексеевск, Әтнә, Чүпрәле, Мамадыш, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Саба һәм Тәтеш районнарыннан, шулай ук АПК предприятиеләреннән авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре алып килделәр. Ярминкә мәйданчыкларына авыл халкы гына түгел, шәһәр халкы да яратып өлгергән автолавкалар килде.

Шимбә көнне республика районнарыннан авыл хуҗалыгы ярминкәләренә барлыгы 128 тонна бәрәңге, 100,5 тонна яшелчә, 38,8 тонна ит, 14,7 тонна сөт, 241,8 тонна ашлык китерелгән.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә, гадәттәгечә, шәһәр халкы, бигрәк тә өлкән буын кешеләре яратып йөриләр һәм социаль әһәмияткә ия. Биредә ит, балык, сөт, май, бал, казылык, сыр, йомырка, бәрәңге, яшелчә, шикәр комы, он һ.б. сатып алырга мөмкин. Хәләл продукция дә тәкъдим ителде. Шулай да, һәр мәйданчык үз үзенчәлекләре белән аерылып торды. Батыршин һәм Ямашев урамнары буенча беренче сатып алучылар иртәнге сәгать 4 - 5тән үк килә башладылар, ә сәгать 6ларга авыл хуҗалыгы  продукциясе  сатылып бетә иде инде, «Салават күпере» торак комплексы янында актив сәүдә иртәнге сигездән генә башланып китте. Продукциягә ихтыяҗ да  төрле иде, кайдадыр иң беренче чиратта ашлык, ә кайдадыр сөт продукциясе һәм яшелчәләр сатып алдылар. Бер мәйданчыкта шикәр һәм он әйбәт барды, ә икенчеләрендә бәрәңге, ит һәм балык аеруча күп сатылды.

Ярминкәләрдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасарлары, муниципаль районнар башлыклары, АПК бүлекчәләре җитәкчеләре һәм министрлык белгечләре булды. Алар алып килгән продукциянең ассортименты һәм аның бәяләре белән таныштылар. Шуны да әйтергә кирәк, барлык продукция ветеринария хезмәтләре тарафыннан тикшерелгән иде.

Ярминкәләр оештыруның  мәшәкате зур, әлбәттә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында аларны үткәрүгә зур җаваплылык белән карыйлар һәм мондый социаль әһәмиятле чараларны оештыру эше дәвам итәчәк.

Сатып алучыларны киләсе шимбә көнне авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә көтеп калабыз!

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев