Саба таңнары

Саба районына тагын ике көннән суык көннәр килә

Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 28 сентябрьдә, республикада явым-төшем көтелми. Бүген аязучан болытлы һава торышы хакимлек итә, көньяк һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Татарстанда көндезге һава температурасы 22-27 градус тәшкил итә. Сабада 23-27 градус җылы булачак. 29 сентябрьгә каршы төндә республиканың кайбер районнарында инде...

Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 28 сентябрьдә, республикада явым-төшем көтелми.

Бүген аязучан болытлы һава торышы хакимлек итә, көньяк һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Татарстанда көндезге һава температурасы 22-27 градус тәшкил итә.

Сабада 23-27 градус җылы булачак.

29 сентябрьгә каршы төндә республиканың кайбер районнарында инде кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Һава температурасы 11-16 градус җылы булачак.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: