Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба районында фермерлар йөздән артык

24 гыйнвар көнне район Башкарма комитеты утырышлар залында Саба районы фермерлары киңәшмәсе үтте. Аның эшендә Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов, Татарстан Республикасы фермерлар ассоциациясе башкарма директоры Гөлфирә Ризаева, район фермерлары катнашты. Бүген Саба районында 100 дән артык фермер исәпләнә. Алар ассоциациягә берләшкән һәм үзләренең җитәкчеләре бар. Ул Олыяз авылыннан...

24 гыйнвар көнне район Башкарма комитеты утырышлар залында Саба районы фермерлары киңәшмәсе үтте. Аның эшендә Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов, Татарстан Республикасы фермерлар ассоциациясе башкарма директоры Гөлфирә Ризаева, район фермерлары катнашты.

Бүген Саба районында 100 дән артык фермер исәпләнә. Алар ассоциациягә берләшкән һәм үзләренең җитәкчеләре бар. Ул Олыяз авылыннан Кәбир Хуҗин. Кәбир Хуҗин 90 еллар башыннан фермерлык белән шөгыльләнә, бөртекле культуралар, бәрәңге үстерә, умарта тота. Боларның барсын да нибары 126 гектар җирдә башкара. Бары уңыш кына алып калмаган, шушы еллар эчендә, лаборатор тикшеренүләр күрсәткәнчә, хәтта чәчә торган җиренең уңдырышлы катламын 1 сантимертга кадәр арттыруга да ирешкән. Әлбәттә, 2014 елда алган табышына район башлыгы Рәис Нургалиевич та соклануын яшермәде.

Кәбир ага инде олыгаеп та барам, район фермерларын яшьләр җитәкләргә тиеш дип, үз урынына авылдашы Райнур Әхмәтовны тәкъдим итте. Фермерлар моның белән бертавыштан килеште.

Шулай ук киңәшмәдә алар район башлыгы Рәис Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан фермерларының киңәшмәсенә вәкилләр дә сайладылар. Киңәшмә, февраль аенда киңәйтелгән утырышта очрашырбыз, дигән тәкъдим белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев