Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба Сабан туенда бәйрәм иттек көн буе

Хезмәт кешесен данлау, игенчегә дан җырлау бәйрәме - халкыбызның күркәм гадәте. Быел "Сабантуй" комплексында Россия ярышы булу, аннары Рамазан ае башланып китү сәбәпле, сабан батырларын хөрмәтләү бер ай соңрак үткәрелде. Инде сабанда сайрашуның нәтиҗәсе булып игеннәр өлгереп килә, димәк, ындырда да ыңгырашмаячакбыз. Тагын да куанычлысы шул: бәйрәмның тансык җылы яңгыр...

Хезмәт кешесен данлау, игенчегә дан җырлау бәйрәме - халкыбызның күркәм гадәте. Быел "Сабантуй" комплексында Россия ярышы булу, аннары Рамазан ае башланып китү сәбәпле, сабан батырларын хөрмәтләү бер ай соңрак үткәрелде. Инде сабанда сайрашуның нәтиҗәсе булып игеннәр өлгереп килә, димәк, ындырда да ыңгырашмаячакбыз. Тагын да куанычлысы шул: бәйрәмның тансык җылы яңгыр сибәләп торганда узуы күңелләрне тагын да күтәрде. Дымга сусаган үләннәр иркен сулыш алды. Сабантуй районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтовның хәер-фатыйхасы белән башланды. Алдынгылар слетына кайткан якташыбыз, республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов сабалыларга Татарстан Президентының котлавын ирештерде, үз исеменнән ихлас изге теләкләрен юллады. Бәйрәм әләмен күтәрү мәртәбәсенә быелгы кыр батыры, "Юлбат"" хуҗалыгы механизаторы Илдар Фәттахов 2015 елгы көрәш батыры Дилүс Закиров ия булдылар. Әйтергә кирәк, Илдар Зиннур улы быел да районның сабан батыры булып танылган. Сүзне аңа бирделәр. "Райондашларыма игенчеләр котлавын җиткерәм, исәнлек-саулык телим. Рәис Нургалиевич, район кырларында үскән галиҗанәб икмәктән авыз итегез",- диде ул күпереп пешкән ипекәйне район башлыгына тапшырып. Кыр батырларын халык аягурә басып каршы алды, алкышлап озатты. Аннары тамашачылар хозурына Мактаулы исемнәргә, медальләргә, Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына лаек булучылар, продукция җитештерүдә, хезмәт күрсәтүдә югары күрсәткечләргә ирешкән оешма-предприятие җитәкчеләре, "Үз һөнәрләренең остасы" исемнәрен алучылар чакырылды. Бүләкләүләр тәмамлангач, мәйданны Казан дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышы ямьләндерде. (Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз).

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев