Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба Сабан туенда иң җитез атлар ярышкан

Мәйдан уртасында берәүләр чүлмәк ватып я капчык киеп сикергәндә, яки сулы чиләкләрен көянтәгә асып узышканда, икенчеләр бәйрәмнең төп бәйгесе - атлар чабышына ашыкты. "Бүген төнге эштән чыктым да, шушы ат ярышын карарга дип кайттым. Сабантуйдан соң кабат төнге сменага кереп китәм", - дип сөйләде Казаннан кайткан ат җанлы бер танышым....

Мәйдан уртасында берәүләр чүлмәк ватып я капчык киеп сикергәндә, яки сулы чиләкләрен көянтәгә асып узышканда, икенчеләр бәйрәмнең төп бәйгесе - атлар чабышына ашыкты. "Бүген төнге эштән чыктым да, шушы ат ярышын карарга дип кайттым. Сабантуйдан соң кабат төнге сменага кереп китәм", - дип сөйләде Казаннан кайткан ат җанлы бер танышым. Баскан урыннарында уйнаклап торган, биючеләрдәй башларын кырын салып, вәкарь белән вак-вак кына атлап та түгел, биеп баручы бу атларга ничек сокланмыйсың!? Елдагыча, сабантуенда чиста токымлы чабышкылар да, юртаклар да, хуҗалык атлары да узышты. Атларга мәхәббәт халкыбызда элек-электән килә. Шуңа күрә халык "Энергосбыт"ның пункты оештырган "Тотализатор" уенында да актив катнашты. Ярышлар 25 ат катнашында узды. "Тотализатор"да билет алучыларның 25е ставканы "Оперетта"гы куеп ялгышмаган. Анна Макарова иярләгән чиста токымлы юртак финишка беренче булып аяк басты. Мари Иленнән килгән 25 яшьлек җайдак Тимершык авыл җирлеге өчен катнашты. "Ярыш җиңел булмады, ир-егетләр арасында җиңү яулавыма мин бик шат",- диде А.Макарова. Ярым чиста токымлы атлардан "Гладиатор"ның беренчелекне алачагын бер генә кеше фаразлаган иде. Шулай итеп, барысы сатылган 26 билеттан кергән 2600 сум акча аңа тапшырылды."Гладиатор"да 18 яшьлек Олег Семенов Сатыш авыл җирлеге өчен чапты. Гади атлар арасында Кече Шыңардан Рүзәл Рәхмәтуллин иярләгән "Миледи" чемпион булды. Тамашачы симпатиясе призы Шекшедән Рәфыйк Мирзекиевка бирелде. (Язманың дәвамын "Саба таңнары"ннан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев