Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба Сабан туенда тәкә кемгә эләккән?

Сабантуйның иң киң таралган, яраткан ярыш төре булып бүген дә милли көрәш кала. Балалар ачып җибәреп, зурлар тәмамлый торган бу бәйге иң озак барганы да. Ир-егетләр алышканда көрәшнең комментаторы Рәшит Кәримов спортчылар, аларның титуллары белән таныштырып, һәр хәрәкәтенә бәя һәм тиешле аңлатма биреп барды. Район башлыгы Рәис Миңнеханов иң яхшы...

Сабантуйның иң киң таралган, яраткан ярыш төре булып бүген дә милли көрәш кала. Балалар ачып җибәреп, зурлар тәмамлый торган бу бәйге иң озак барганы да. Ир-егетләр алышканда көрәшнең комментаторы Рәшит Кәримов спортчылар, аларның титуллары белән таныштырып, һәр хәрәкәтенә бәя һәм тиешле аңлатма биреп барды. Район башлыгы Рәис Миңнеханов иң яхшы тренерларны бүләкләде. Сабантуйлар июньдә узып беткәнлектән, Саба спартакиадасында башка районнардан килгән көрәшчеләр катнашында киеренке финаллар көткән идек. Әмма алай булып чыкмады. Теләчедән килгән көрәшче Илдар Гыйниятуллин тамашачыларны кызыклы финалдан мәхрүм итеп, китеп барган. Ә ахыргача мәйдан тоткан Елыш егете, хәзер Питрәчтә яшәүче Фәрхәт Фәйзуллинны чит районыкы дип санарга гомумән хакыбыз юк. Ә менә яшүсмерләр арасында тәкәне күрше район егете - Теләчедән Рәзил Афзаловның алып китүен танырга туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев