Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба штангачылары - республика чемпионаты җиңүчеләре

Алабуга шәһәрендә пауэрлифтинг (штанганы махсус эскәмиягә яткан килеш этәрү) буенча мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында республика чемпионаты үткәрелде. Анда Иске Икшермәдән Минзилә Кәрамова - 1нче, Шәмәрдәннән Таһир Кәримов, Лесхоздан Рөстәм Заһидуллин 3нче нәтиҗә күрсәттеләр. Шулай ук Лесхоздан Хәмит Мөгътәсимов, Илдус Мәхмүтов, Сабадан Талип Галиев, Рәшит Кәбиров уңышлы чыгыш ясадылар. Гомуми исәптә...

Алабуга шәһәрендә пауэрлифтинг (штанганы махсус эскәмиягә яткан килеш этәрү) буенча мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында республика чемпионаты үткәрелде. Анда Иске Икшермәдән Минзилә Кәрамова - 1нче, Шәмәрдәннән Таһир Кәримов, Лесхоздан Рөстәм Заһидуллин 3нче нәтиҗә күрсәттеләр. Шулай ук Лесхоздан Хәмит Мөгътәсимов, Илдус Мәхмүтов, Сабадан Талип Галиев, Рәшит Кәбиров уңышлы чыгыш ясадылар. Гомуми исәптә район штангачылары чемпионатның җиңүчеләре булдылар.

Пенза шәһәрендә ветераннар арасында җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты узды. Әлеге ярышта катнашкан Илдар Ситдыйков (Шәмәрдән) өч чакрымлы арада 3нче урынны яулап, медальгә лаек булды.

Рәшит Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев