Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада укучылар белән оешма-предприятиеләр, учреждениеләргә эшкә урнаштыру буенча 883 килешү төзелгән

Җәйге каникулларда укудан бушаган арада эшкә урнашып, вакытларын җәмгыятькә файдалы хезмәттә үткәрүче укучылар шактый. Шул рәвешле югары сыйныфларның егет-кызлары үзләренә кирәк-яракка тотарга акча эшли. Бу мәсьәләдә аларга район хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дә булышлык итә. "Быел өч ай дәвамында барлыгы 1531 укучыны эшкә урнаштыру мөмкинлегебез бар....

Җәйге каникулларда укудан бушаган арада эшкә урнашып, вакытларын җәмгыятькә файдалы хезмәттә үткәрүче укучылар шактый. Шул рәвешле югары сыйныфларның егет-кызлары үзләренә кирәк-яракка тотарга акча эшли. Бу мәсьәләдә аларга район хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дә булышлык итә. "Быел өч ай дәвамында барлыгы 1531 укучыны эшкә урнаштыру мөмкинлегебез бар. Аларга үзәк 850 сум түләячәк",- ди үзәк җитәкчесе Данис Габдерахманов.

Район мәгариф бүлегеннән алынган саннарга караганда, оешма-предприятиеләр, учреждениеләр белән хезмәт үзәге арасында 883 укучыны эшкә урнаштыру буенча килешү төзелгән инде. Мәктәпләрдә VIII-X сыйныф укучылары меңнән артык. Кайберләренең җәйгә башка планнары да бар, билгеле. Шулай ук табиб күрсәтмәсе булу да эшкә урнашу мөмкинлеген чикли. Өйдә кечкенә энекәшен-сеңелкәшен карап, әти-әнисенә булышучылар да байтак икән. Шәмәрдәндә кайбер оешмалар укучыларны эшләтү мөмкинлеге таба алмаган.

Ә менә коммуналь хуҗалык тармагында җәйге чорда эшче кулларга ихтыяҗ арта төшә. Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе, мәсәлән, 9 укучы өчен килешү төзегән. Гимназиядән VIII сыйныфны тәмамлаган Искәндәр Гомәров инде җиң сызганып эшләп йөри. Аңа газон чапкычны ышанып тапшырганнар. Җаваплы итеп беркетелгән остазы Илһам Мөбарәков һәрчак янәшәсендә. "Техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлә. Инструктаж уздырылган. Искәндәр зарлана торган малай түгел, иренми, тиз өйрәнде",- ди остазы.

Предприятиедә укучыларга су сибү, буяу, куакларны кырку кебек балигъ булмаганнарның кулыннан килердәй эш тәкъдим ителә. "Укучылар норматив буенча гына эшлиләр. Артыгын таләп итмибез. Хезмәт хакы плюс 30 процент премия. Каникулны хезмәттә уздырганнарга бездә үкенә торган түгел. Эшне укучының физик мөмкинлегенә карап бирәбез",- ди предприятие директоры Илнур Хәбибуллин.

Хезмәт тәмен белгән, ялны файдалы үткәрүче укучы кызларның берсен "Шатлык" балалар бакчасында очраттык.

- Инде икенче атнамны эшлим менә. Бик ошый,- диде Саба гимназиясенең XI сыйныф укучысы Алинә Хәбибрахманова. - Узган ел да "Кыңгырау" бакчасына няня булып урнашкан идем. Быел тагын да балалар белән эшләргә булдым. Нәниләрне бик яратам. Аларның энергетикасы, үзара аралашу миңа рәхәтлек, көч бирә. Узган ел эшләгән акчама мәктәп кирәк-яраклары алган идем. Быел да олылар җилкәсендә генә яшәмәскә, җәйге каникулдан нәтиҗәле файдаланырга булдым.

Җәйге хезмәт чиреге дәвам итә, үсмерләргә кемгәдер ияреп, шуклыкка бирелеп китәргә, зарарлы гадәтләргә ияләнергә вакыт та калмый.

Фәнис Хәмитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев