Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада тыелган урынга куелган 68 машинаны эвакуатор алып киткән [+фото]

Автомобилеңнән төшәсең дә, ачкычыңны болгый-болгый эш урыныңа яки йомышың төшкән учреждениегә юнәләсең. Чыгышыңа - машинаңнан җилләр искән. Мондый очракта полициягә хәбәр итәргә ашыкмасаң да була. Башта як-ягыңа каранып, юл билгеләренә игътибар итәргә кирәк: гаеп үзеңдә түгелме? -"Тукталыш тыела" дигән билгене күбесе бөтенләй күрми, - ди ЮХИДИ район бүлекчәсенең пропаганда буенча...

Автомобилеңнән төшәсең дә, ачкычыңны болгый-болгый эш урыныңа яки йомышың төшкән учреждениегә юнәләсең. Чыгышыңа - машинаңнан җилләр искән. Мондый очракта полициягә хәбәр итәргә ашыкмасаң да була. Башта як-ягыңа каранып, юл билгеләренә игътибар итәргә кирәк: гаеп үзеңдә түгелме?

-"Тукталыш тыела" дигән билгене күбесе бөтенләй күрми, - ди ЮХИДИ район бүлекчәсенең пропаганда буенча өлкән инспекторы Илнур Насыйбуллин. - Җәяүлеләр юлыннан биш метр, автобус тукталышыннан 15 метр арада транспорт калдырып китү закон нигезендә тыела. Моның өчен 1,5 мең сум штраф каралган. -"Тукталыш тыела" дигән билге бар урында калдырылган машинаны, транспортның хуҗасы янында булмаса, автомобильне эвакуатор ярдәмендә алып китәргә туры килә. Димәк, ул очракта эвакуатор, штрафстоянка өчен дә түләргә туры киләчәк.

Әле узган атнада гына Казаннан килгән эвакуатор Сабада бик оператив эшләп алды. Саба муниципаль районы башкарма комитеты бинасы алдына куелган юл билгеләрен санга сукмаучыларның автомобильләрен дә кагылгысыз дип тормадылар. Ул көнне эвакуация машинасы 7 машинаны күтәреп алып китте. Ә ел башыннан "Тукталыш тыела" дигән билге куелган җирдән алып кителгән автомобильләр саны 68гә җиткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев