Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабалылар Ижау Сабантуенда катнашты

Хәзер Сабантуйлары татарлар күп яшәгән күрше республикалар өчен - гадәти хәл. Узган якшәмбедә Удмуртия башкаласы Ижау шәһәрендә узган бәйрәм Рәис Миңнеханов җитәкчелегендә Саба районы делегациясенең рәсми төстә катнашуы һәм спиртлы эчемлексез үтүе белән истә калды. "Соңгы ике атнада республикабызда күп бәйрәмнәр булды. Бүген исә ижаулылар Саба районыннан килгән кунаклар белән...

Хәзер Сабантуйлары татарлар күп яшәгән күрше республикалар өчен - гадәти хәл. Узган якшәмбедә Удмуртия башкаласы Ижау шәһәрендә узган бәйрәм Рәис Миңнеханов җитәкчелегендә Саба районы делегациясенең рәсми төстә катнашуы һәм спиртлы эчемлексез үтүе белән истә калды. "Соңгы ике атнада республикабызда күп бәйрәмнәр булды. Бүген исә ижаулылар Саба районыннан килгән кунаклар белән Сабантуй үткәрә. Бу бәйрәм ата-бабаларыбыз гадәткә керткән милли традицияләрнең, мәдәни мирасыбызның буыннан-буынга тапшырылуы дигән сүз. Сезгә Сабантуй уңаеннан яхшы теләкләребезне җиткерәсем килә",- дип сөйләде Удмуртия Республикасы Президенты аппараты җитәкчесе Александр Горяинов. Тәбрикләүләр барышында Рәис Миңнеханов Сабантуй кунакларына түбәтәйләр кидерде, кызларыбыз аларны милли ризыгыбыз чәк-чәктән авыз иттерделәр.

Районыбыз һәвәскәрләре, "Мизгел" бию коллективы Сабантуйга килүчеләрнең күңелен җыр-бию белән күтәрсәләр, "Аш-су" җәмгыяте осталары милли ризык­ларыбыз белән сыйладылар.

Бәйрәмгә милләттәшләребез, шул исәптән якташларыбыз күп чыккан иде. Урта Саба авылында туган Дания Зәйдуллина, Яңа Мичәннән Әмир Мөбарәков һәм башкалар райондашлары килүен һәрвакыт көтеп ала, теләп аралаша. Шулай ук Саба үзәк китапханәсе хезмәткәрләре китап сәүдәсе оештырган урында да кеше байтак иде. Бигрәк тә Г.Тукайның рус һәм татар телендәге әкиятләре, ике телдә сөйләшергә өйрәткән китаплар күпләп сатылды. "Сабантуй бик ошады. Ижауда яшәүче якташларыбыз белән танышып-сөйләштек. Барысы да үзләренең таныш-белешләренә күп сәлам әйтүебезне үтенделәр. Үтенечләрен җиткереп, рәхмәт сүзләре ишеттек, - диде китапханә директоры Гөлсем Батырханова.

Бәйрәм программасында милли уеннарга өстенлек бирелгән иде. Әлбәттә, Сабантуй мәйдан күрке саналган көрәштән башка узмады. Ижауның үз батырлары беренчелекне беркемгә дә бирмәделәр. Районыбыз көрәшчеләре Ленар Вафин, Илназ Зарипов, Данис Закиров исә үз үлчәүләрендә 2нче урыннарны алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев