Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабантуйда хатынын һәм авылдашларын канга батырып кыйнаган

(Казан, 18 июнь, "Татар-информ"). Быел биш айда Балык Бистәсе районы территориясендә исерекләр тарафыннан кылынган 20 җинаять теркәлгән, узган елның шушы чорында - 13 җинаять. "Декабрь аенда Котлы Бөкәш авылында ике таныш аракы эчеп исерешәләр дә сугышалар. Берсе авыр хәлдә район үзәк хастаханәсенә китерелә. Табиблар аның гомерен саклап кала алмыйлар. Ә...

(Казан, 18 июнь, "Татар-информ"). Быел биш айда Балык Бистәсе районы территориясендә исерекләр тарафыннан кылынган 20 җинаять теркәлгән, узган елның шушы чорында - 13 җинаять.

"Декабрь аенда Котлы Бөкәш авылында ике таныш аракы эчеп исерешәләр дә сугышалар. Берсе авыр хәлдә район үзәк хастаханәсенә китерелә. Табиблар аның гомерен саклап кала алмыйлар. Ә Трой Урай авылында, бергәләп аракы эчкәннән соң, 25 яшьлек егет әнисен кыйнап үтерә. Ни кызганыч, Сабан туйлары да фажигасез үтмәде. Рус Әшнәге авылында К. көнләшеп, хатынын кыйный, шешә белән башына суга, пычак белән берничә мәртәбә кадый. Ике авылдашын кыйный. Хатынын ашыгыч медицина ярдәме машинасы алып киткәч, машинасын, сараен яга, йортына да зыян килә. Бензин сибеп үз-үзенә дә ут төртә. Хәзер ул гәүдәсенең 85 проценты пешкән хәлдә реанимациядә ята", - дип белдерә район эчке эшләр бүлегенең штаб начальнигы Марсель Гарипов "Авыл офыклары" басмасына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев