Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

САН АЛУ УНИКАЛЬ БУЛАЧАК

Инде хәбәр ителгәнчә, киләсе елның 1-25 октябрь көннәрендә халык санын алу үткәреләчәк. Бөтенроссия халык санын алу күп яктан уникаль булачак. Дәүләм статистикасының җирле бүлеге җитәкчесе Руслан Сафин әйтүенчә, анда төп акцент яңа технологияләрне куллануга ясала.

Ул  әлеге процессны күпкә уңайлы итәчәк. Беренчедән, кәгазь бланклар бетерелеп, алар урынын планшетлар алачак. Моннан тыш республикада, шул исәптән  районда яшәүчеләр электрон сан алу бит­ләрен дәүләт  хезмәт  күрсәтүләренең  Бер­дәм порталында мөстәкыйль рәвештә тутыра алачаклар. Аны  үзең  генә түгел,  ә гаиләнең  башка әгъзалары өчен дә эшләргә мөмкин. Моның өчен бары бердәм идентификация һәм аутентификация  системасында (ЕСИА) теркәлгән булу кирәк. Интернет-сан алуны күпфункцияле үзәкләрдә интернетка тоташтырылган компьютерларда да узу мөмкинлеге тудырыла. Районда Бөтенроссия халык санын  алуны  үткәрү  буенча  комиссия төзелде, барлык торак пунктларда адрес хуҗалыклары торышы тикшерелде, йортлар адреслары исемлеге булдырылды. Саба районы буенча барлыгы 10625 йорт исәпләнә. Район буенча сан алуда 30га якын сан алучы катнашыр, дип планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X