Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Шатлык” балалар бакчасы хезмәт ветераннарын чәй табынына чакырды [+фото]

Байлар Сабасының хәзерге "Шатлык" балалар бакчасы бай тарихы белән аерылып тора. Моннан 82 ел элек, 1932 елның декабрь аенда беренче ясле-бакча ачылып, тәүге тапкыр балаларны кабул итә башлый. Шул гомер дәверендә биредә кемнәр генә тәрбияләнмәгән дә һәм тәрбиячеләр нинди генә шартларда эшләмәгәннәр. Шунысы мәгълүм, бу агач бинада бала караучыларга хезмәтне...

Байлар Сабасының хәзерге "Шатлык" балалар бакчасы бай тарихы белән аерылып тора. Моннан 82 ел элек, 1932 елның декабрь аенда беренче ясле-бакча ачылып, тәүге тапкыр балаларны кабул итә башлый. Шул гомер дәверендә биредә кемнәр генә тәрбияләнмәгән дә һәм тәрбиячеләр нинди генә шартларда эшләмәгәннәр. Шунысы мәгълүм, бу агач бинада бала караучыларга хезмәтне оештыру җиңел генә бирелмәгән. Ул елларда эшләгән тәрбиячеләрнең сөйләүләренә караганда, мендәрләрне салам тутырып эзерләгәннәр. Сөтне фермадан, суны чиләк-көянтә белән чишмәдән ташыганнар. Урман кисеп, кышлык утын хәстәрләү дә алар җаваплылыгында булган. Төнлә белән үзләре чиратлашып кизү торганнар.

Әйе, моннан ярты гасыр элек булган бу эш шартлары турында тыңлаганда хәзер күңел ышанмый. Ә кемнәрдер шушы хезмәтләрне башкарганннар, балалар тәрбияләгәннәр.

Ясле белән бакча төркемнәре аерым булып, алар белән ике мөдир җитәкчелек иткән. Мөгаен, шул юнәлештә эшләп җаваплылыкны аз булса да җиңеләйтергә теләгәннәрдер...

Биредә балалар тәрбиячесе булып бик күпләр эшләп лаеклы ялларга чыкканнар. Күпләр иң беренче сүзләр, җыр-шигырьләр, дөрес итеп калак тотып ашарга, әкият тыңларга һәм башкаларны өйрәткән тәрбиячеләрен әле дә булса хәтерлиләрдер. Әти-әниләре эштә вакытта көн дәвамында икенче әнигә әверелгән апаларны оныту мөмкин түгелдер шул...

Бүгенге көндә, безнең бакчабыздан лаеклы ялга китүчеләр саны 62 гә җитә, шуларның 42се, шөкер, исән-имин матур гына гомер кичерә. Һәрберсе безгә якын, һәрберсе үзе эшләгән чорда матур хезмәте белән яхшы, якты эз калдырган шәхес. Без исә, "Шатлык" балалар бакчасы коллективы аларны бик еш искә алып, алар белән араларны өзмәскә тырышып яшибез. Шушы өлкәннәр көне уңаеннан да ел саен бәйрәм үткәреп, ветераннарыбызны чәй табыны артына чакырабыз. Бер очрашу - бер гомер дигәндәй, күрешкән саен өлкәннәребез үткәннәрне искә алып, яшьлекләрендә җир җимертеп эшләүләрен яратып сөйлиләр. Мондый очрашулар безнең буын өчен дә бик кадерле. Элекке авыр чорларда да һөнәрләренең остасы булып сыйфатлы тәрбия бирү өстендә тырышучылар олы ихтирамга лаек һәм безгә үрнәк булып тора. Шуңа күрә дә, бу очрашуларга без бик җитди киләбез, аларны истәлекле итеп үткәрергә омтылабыз. Быел түгәрәк өстәл артына 30 га якын өлкәнебез җыйналды. Без-тәрбиячеләр балалар белән концерт тамаша әзерләдек, элекке чорда төшерелгән фотолар белән альбомнар ясадык, аны проектор һәм компьютер ярдәмендә презентация ясап зур экранда күрсәтеп бардык. Хәтирәләрдән чыккан хисләр ташкынын бер кем дә кызганмады, истәлекләргә күмелеп һәркем кызыклы вакыйгаларны искә төшерде. Очрашуның азагында бакчабыз мөдире Исрафилова Миләүшә Корбангали кызы үзенең иң изге теләкләрен әйтеп, өлкәннәргә матур хезмәтләре өчен олы рәхмәтләрен җиткерде һәм Саба районы хакимияте тарафыннан тупланган күчтәнәчләрне тапшырды. Өлкәннәребез исеменнән, озак еллар буе бакча мөдире булып эшләгән Зилә Әхмәт кызы Гаянова да бу бакчаның заманча, матур, якты булуына сокланып, эшебезне куанып күзәтеп баруын һәм очрашуны оештырган өчен барыбызга да рәхмәт әйтеп үтте. Бүләкләрне өлкәннәребез бик ошатып, җитәкчеләргә рәхмәтләрен әйтә-әйтә, киләсе елларда да шулай исән-имин булып, биредә кабат очрашырга дип бер-берсенә вәгъдә куешып өйләренә таралыштылар. Без исә, кадерле кунакларыбыз шулай һаман да яшь, көр күңелле булып калуларына бик сөендек һәм очрашулардан бик яхшы хисләр кичереп калдык.

Вафина Лилия,

"Шатлык" балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев