Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәмәрдәндә 60 ел бергә яшәү насыйп булган Нәсимә һәм Габдерәүф Шәриповлар үзләренең бриллиант туйларын тантаналы төстә рәсми­ләштерделәр.

Яшьлектә табышып-кавышкан яры белән пар булып гомер итү бөтен кеше бәхетенә дә язмаган. 16 ноябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында 60 ел бергә яшәү насыйп булган Нәсимә һәм Габдерәүф Шәриповлар үзләренең бриллиант туйларын тантаналы төстә рәсми­ләштерделәр. 1953 елда ике яшь йөрәк - Түбән Утар авылы кызы Нәсимә белән Пүкәл авылы егете...

Яшьлектә табышып-кавышкан яры белән пар булып гомер итү бөтен кеше бәхетенә дә язмаган. 16 ноябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында 60 ел бергә яшәү насыйп булган Нәсимә һәм Габдерәүф Шәриповлар үзләренең бриллиант туйларын тантаналы төстә рәсми­ләштерделәр.

1953 елда ике яшь йөрәк - Түбән Утар авылы кызы Нәсимә белән Пүкәл авылы егете Габдерәүф бер-беренә ныклы вәгъдәләр биреп гаилә коралар. Яшьлек дәрте аларны Казах далаларында да, ерак шахталарда да, таныш булмаган чит җирләрдә дә йөртә. Кайда гына булсалар да, тигез мәхәббәтләре көч бирә, сынауларда сындырмый. Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Бала хәсрәтен дә кичерәләр: иң өлкән уллары Габдерәфыйкъ яшьли дөнья куя. Давыт, Тәслимә, Раилә исемле игелекле балаларыннан рәхим-шәфкать күреп, сигез оныкларына, дүрт оныкчыкларына куанып гомер йомгагын сүтәләр. Гомер көзендә иң зур байлык - тәүфыйклы балалар икәнлегенә аларның гаилә бәйрәменә килгән һәр кеше инангандыр. Шулай ук Нәсимә һәм Габдерәүф Шәриповларны истәлекле бәйрәмнәре белән Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев, район хатын-кызлар Советы оешмасы рәисе Да­ния Галимуллина, үзләре лаеклы ялга киткәнче хезмәт куйган ведомстводан тыш сак хезмәте, Шәмәрдән балалар бакчасы коллективы хезмәткәрләре дә ихластан котладылар. Котлауларның иң җылысы, йөрәк түрендәгесе, әлбәттә, балалар, оныклар, туганнар тәбрикләве булгандыр. Республика сәхнәләрендә зур уңышлар яулаган "Тулган ай" вокаль ансамбле башкаруындагы "Кичке уен" күренеше әби-бабайны яшьлекләренә кайтаргандай булды. 85 һәм 88 яшьлек әлеге сөйкемле пардан бәхетле гаилә серләре белән кызыксынмый булдыра алмадык. "Инде бу яшьтә "яратам" дип бер-беребезне сөешеп утырмасак та, көннән-көн кадеребезне белеп яшибез. Йөрәктәге мәхәббәт суынмый икән. Яшь барган саен аның тойгысы гына үзгәрә",- ди Нәсимә әби. Шәмәрдән мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәсимә Әсретдинова алып барган әлеге кичә чын мәгънәсендә тәрбияви көчкә ия булды. Шәриповлар узган тормыш юлы балаларына гына түгел, гомумән, яшьләргә дә үрнәк, өлге булсын иде.

Фәридә Вилданова.

Алсу Ибраһимова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев