Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәмәрдәндә фатир ачкычлары тапшырдылар

Гает бәйрәме алдыннан Шәмәрдәндә яшәүче 11 гаиләгә зур бүләк ясадылар.

Фатих Кәрим урамындагы 18 фатирлы 13нче йорттан ачкычларны наем буенча 2, социаль ипотека программасында катнашучы 7 һәм башка төр программа кысаларында 2 гаиләгә тапшырдылар. Ачкычларны тапшыру алдыннан, бу йортта яшиячәк шәмәрдәнлеләргә муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов бәхетле тормыш теләде:

-Районыбызда ел саен 20 мең квадрат метр торак йорт файдалануга тапшырылып бара. 31 мең халыклы район өчен бу начар түгел. Яңа фатирлы булу сезгә аеруча истәлекле Универсиада узган елга туры килде. Күршеләрегез белән аралашып, бер-берегезне хөрмәтләп, тату бер зур гаилә булып яшәгез. Фатирларыгыз балалар тавышыннан гөрләп торсын.

Социаль ипотека программасы фатирга ия булучыларга еллар дәвамында, зур сумма түләүләр таләп итсә дә, яшьләр куркып калмаганнар. Гөлия һәм Ирек Гобәйдуллинар да социаль ипотека прграммасы буенча узган ел июнь аенда документларын җыеп тапшырганнар.

- Эшләп торабыз бит, исәнлек булганда түләүләр куркытмый. Беренчел взносны 184 мең керттек. Иптәшем янгын сүндерү системасында, үзем салым инспекциясендә эшлим. Гаиләбез дә ишәергә тора, беренче сабыебызны көтәбез. Өч бүлмәле фатирыбыз иркен, якты, төзүчеләргә рәхмәт, - ди хуҗабикә Гөлия Гобәйдуллина.

Күп катлы йортны "Акташ" төзелеш оешмасы төзегән. Бу - акташлыларның Шәмәрдәндә файдалануга тапшырган икенче торак йорт.

Яңа фатирларның нигезе бәрәкәтле, тыныч булсын. Ул йортларда күңелле мәшәкатьләр генә туып торсын.


Замирә Сәмигуллина.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев