Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы битлек тегүчеләрнең телефон номерларын тәкъдим итте

Битлекләрне Казан, Чаллы, Бөгелмә шәһәрләрендә һәм Кукмара районында тегәләр.

Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы битлек җитештерүчеләрнең (аларда саклану чараларына заказ бирергә мөмкин) телефон номерларын тәкъдим итте. Әлеге исемлек белән ведомствоның Instagram социаль челтәрендәге профилендә танышып була.

«Менә Татарстанда заказга күп тапкыр кулланыла торган битлекләр тегү белән шөгыльләнүче оешмаларның (Казан, Чаллы, Бөгелмә шәһәрләре һәм Кукмара районы) исемлеге. Аларның җитештерү куәтләре төрле, игътибар белән танышыгыз!» - диелә постта.

Исемлектә оешма җитәкчеләренең телефон номерлары күрсәтелгән, аларга турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә мөмкин, дип искәрттеләр ведомствода.

Якын көннәрдә сәүдә челтәрләрендә битлек һәм антисептиклар күпләп сатуга чыгачак. ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева брифингта шул хакта белдергән иде.

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев