Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сүрия белән Төркия чигендә һәлак булган очучының җәсәде Россиягә озатылган

Төркия бүген, 30 ноябрьдә, һәлак булган очучының җәсәден Россиягә озатты. Су-24 очкычы пилоты төрек гаскәриләренең F-16 истребителе тарафыннан Сүрия-Төркия чигендә бәреп төшерелгән иде. Моңа кадәр очучының җәсәде Сүриядән Төркиягә озатылды, аны Әнкарадагы хәрби госпитальгә китерделәр. Шуннан ул Төркия башкаласы аэропортына озатылды. Россиянең Су-24 очкычы "Ислам дәүләте" террорчылар төркеменә (Россиядә тыелган)...

Төркия бүген, 30 ноябрьдә, һәлак булган очучының җәсәден Россиягә озатты. Су-24 очкычы пилоты төрек гаскәриләренең F-16 истребителе тарафыннан Сүрия-Төркия чигендә бәреп төшерелгән иде.


Моңа кадәр очучының җәсәде Сүриядән Төркиягә озатылды, аны Әнкарадагы хәрби госпитальгә китерделәр. Шуннан ул Төркия башкаласы аэропортына озатылды.

Россиянең Су-24 очкычы "Ислам дәүләте" террорчылар төркеменә (Россиядә тыелган) каршы операция алып бара иде. 24 ноябрьдә ул Төркия гаскәриләре тарафыннан бәреп төшерелде. Пилот һәм штурман катапульт ярдәмендә үзләрен коткарырга өлгерсәләр дә, җиргә төшкән вакытта аларга каршы ут ачтылар. Очучы һәлак була, штурман террорчылардан качып котыла алган, диелде.


Эзләү-коткару операциясе вакытында боевиклар Россиянең Ми-8 вертолетына да һөҗүм оештырылды. Шуның аркасында Россиянең тагын бер хәрбие һәлак булды.

Төркия ягы, Россия самолеты һава юлларын бозды, дип әйтсә дә, безнең Оборона министрлыгы Су-24 истребителе Сүрия-Төркия чиген чыкмады, дип белдерде.

Һәлак булган пилот - подполковник Олег Пешковка (үлгәч) Россия Герое исеме бирелде. Су-24 очкычы штурманы, капитан Константин Мурахтин белән коткару операцияседә катнашкан Александр Позынич Батырлык ордены белән бүләкләнде. Позынич - үлгәннән соң.

Интертат.ру


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев