Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Студентларсыз булмый

Быел илдәге студент­ларның хезмәт отрядларын Татарстандагы төзелешкә җәлеп итәргә җыеналар. Анда өч йөзләп кешегә эш урыны булдырылачак. Ләкин нинди корылманы сафка бастырачаклары әле­гә билгеле түгел. Бу хакта кичә Татарстан Министр­лар Кабинетында узган бри­фингта республика яшь­ләр эшләре һәм спорт минис­тры Владимир Леонов хә­бәр итте.

Республика студентла­рының хезмәт отрядлары оешмасы җитәкчесе Ринат Садыйков әйтүенчә, ел саен 10 меңләп студентка җәен эшкә урнашу мөмкинлеге тудырылган. Бу мәсьәлә Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Чистай, Зәй шәһәрләрендә яхшы оештырылган. “Студент отрядында чыныккан егет-кызлардан яхшы бел­геч­ләр чыга”, – ди Ринат. Гадәттә студентлар хезмәт урынын үз белгечлекләре буенча сайлый. Әйтик, педагогик вузларда белем алучылар лагерьларда әй­даман булып эшли. Телисең икән, кунакханәләрдә хез­мәт күрсәтергә, табиб, энер­­гетик, пешекче һөнәр­ләренең тәмен татып карарга була. Ел саен 350­дән артык егет һәм кыз хыялын ерак юлга озату вагоннарында чынга ашыра. Сахалинга барып җитүчеләр дә юк түгел. “Тунайча” балык заводы тәүлек буе эшли. Без, гадәттә, икенче сменада хезмәт куябыз. Бер сәгать ял итәбез. Иң күңел­лесе – балык килгән вакыт”, – ди студентлар.

 
Быел беренче тапкыр елга буйларын чистарту буенча экологик отрядлар оеш­тырмакчылар. Шулай ук урман хуҗалыгы өлкә­сендә сыналырга мөмкин. Яшьләр районнарны үсте­рүгә юнәл­телгән проект­лар­да да катнаша ала. Төрле оешма, пред­приятие­ләр студентларны эшле итәр­гә булышачак. Студент­ларның хезмәт отрядына 55 ел тулуны әнә шундый яңа­лыклар белән каршылаячаклар. Маңгай тирен күбрәк түккән саен, акчаны да яхшырак аласың. Төзелештә уртача 30–35 мең сум вәгъдә итәләр. Краснодар краендагы лагерьда балалар белән күңел ачкан өчен 5 мең сум түлиләр. Кыскасы, студент ай саен кесәсен уртача 17-18 мең сумга калынайта ала.


Яшьләр эшләп кенә калмый, төрле ярышларда да үзен сыный. Узган ел Казан дәүләт энергетика универ­си­тетының “Тесла” студентлар штабы Гран-прига ия булган. Аның җитәкчесе Тимур Хөснияров студентлар­ның электр энергетикасы, төзелеш, балык хуҗалыгы, тимер юлларда, педагогика тармагында көч куюын әйтте. Былтыр 850 студент эшкә урнашкан.


“Регион 116” педагог отрядын җитәкләүче Ксения Зверева иң яхшы командир исеменә лаек дип табылган. Алабуга вузында белем алучы кыз үз тәҗ­рибәсе белән дә уртаклашты. “Командир гадел булырга тиеш дип саныйм. Укучылар белән эшләү авыр түгел. Балалар һәр заманда бер төрле булган. Бүген бары – гаджетлар, яңа технология заманы. Укы­тучыга укучы белән бер дулкында гына булырга кирәк. Укытучылар ничек тәрбия бирә, яшьләр шундый булачак”, – ди Ксения.


Хезмәт отрядына эләгү өчен студентларга февраль аенда, ягъни кышкы сессия башланганчы мөрәҗәгать итәргә кирәк иде.

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев