Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Covid-19га уздырылган тестлар саны буенча алдынгы 15 төбәк исемлегендә

Бүгенге көндә республикада 982,513 диагностика тикшеренүе башкарылган.

Татарстан Covid-19 инфекциясенә тестлар саны буенча алдынгы 15 төбәк исемлегенә керә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Коронавирустан тест ясату күләме буенча алдынгы 15 төбәк арасында калабыз. Бүгенгә 982,513 тест ясалган. Бүгенгә тестлаштыру 181,6 тәшкил итә. Исегезгә төшерәм, норматив күрсәткеч 150 тәшкил итә», — диде Авдонина.

Ул тестлар 14 дәүләт һәм 5 шәхси медицина учреждениесендә, шулай ук Татарстан гигиена һәм эпидемиология үзәгендә үткәрелүен искәртте.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 47 яңа очрагы теркәлгән.

Бүгенге көндә республикада Covid-19 йоктыруның барлыгы 8596 очрагы теркәлгән. Бу чорда 7644 кеше (узган тәүлектә — 38 кеше) терелгән.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев