Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан депутаты картлар йортына күпфункцияле ике карават бүләк итте

«Изге гамәл дәвамлы булачак», - ди Марат Галиев

Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында 86 кеше тәрбияләнә. Биредәге иң өлкән кеше –Теләче районыннан килгән Акманова Марфа Никитичнага июнь аенда  97 яшь тула.  Төрле төбәк, төрле язмыш  ияләре  булсалар да,  аларның һәрберсен ярдәмгә  мохтаҗлык, күзләрендәге моң, сагыш  берләштерә.

Картлык көннәрендә  ярдәм­чесез калган  өлкәннәрне күрү аеруча авыр. Картлар йорты, биредәге сагышлы,  үзгә бер тормыш   беркемне дә битараф калдыра  алмый. Шушы көннәрдә Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында Татарстан Дәүләт Советы депутаты  Марат Ибраһим улы Галиев булды. Халык ышанычлысы интернат-йортка махсус медицина учреждениеләре өчен булдырылган күпфункцияле  ике карават  бүләк итеп, интернат  эшчәнлеге, анда тәр­бия­ләнүчеләр  белән аралашты. «Республикада мондый учреждениеләр бармак белән генә санарлык. Монда тәрбияләнүчеләргә уңайлы шартлар тудыру – безнең  бурычыбыз.  Әлегә күпфункцияле ике  караватны   ятып кына торучы авырулар өчен уңай­лылыгын тикшерү, ягъни  таләпләргә туры килүен ачыклау максатыннан гына  алдык. Чөнки  хәрәкәтләнми торган авырулар өчен махсуслашкан, аларны тәрбияләүчеләр өчен дә җайлашкан караватларның төрләре бик күп.  Иң отышлысын сайлап алып, алга таба  ярдәм итүне дәвам итәчәкбез.  Биредә тәрбияләнүчеләр дә үзвакытларында илебез, республикабыз өчен зур хезмәт, көч куйган кешеләр. Шуңа да аларның тормышларында уңайлылыклар булдыруда изге эш башкарырга тиешбез. Бу йортта, әлбәттә,  күңелгә бик авыр.  Үзеңнән үзең: «Алла сакласын», – диясең. Игелекле эш дәвамлы булырга тиеш», – диде Марат Галиев.  Ул  яңа караватларга урнашкан Каюм Гыйматдинов  һәм II группа инвалид  Мамет Маметовтан яңа ятакларының җайлылыгы белән кызыксынды. «Җайлы, бик җайлы», – диделәр абзыйлар бертавыштан.

«Татарстан Дәүләт Советы депутаты  Марат Ибраһим улы Галивка бик зур рәхмәт. Чөнки интернатта сәламәтлеге буенча күпфункцияле караватларга мохтаҗ авырулар бик күп.  Шуларның   24е хәрәкәтләнә алмыйча, ятып кына торырга мәҗбүр. Марат Ибраһимович безгә әлеге караватларның үрнәк өчен генә кайтарылуын, алга таба да шушы ук варианттагы ятаклар белән ярдәм итәчәгенә ышандырды.  Без, әлбәттә, мондый кайгыртучанлылыкка бик шат һәм рәхмәтле», – ди интернат директоры  Рөстәм Равилин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев