Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан эшкуарлары мәшгульлеккә ярдәм итү өчен 13,6 млрд сумнан артык акча алды

Банклар республика бизнесына 2%ка 6,4 мең ташламалы кредит бирде.

Татарстанның 6,4 меңнән артык предприятиесе мәшгульлеккә ярдәм итүгә ташламалы кредитлар алды. Гомумән алганда, республика банклары 13,6 млрд сумга 6 мең 461 заем биргәннәр. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә

Халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәмгә юнәлдерелгән 2 %лы ташламалы кредитлау программасын гамәлгә ашыру 1 ноябрьдә тәмамланды. Агымдагы елның маенда эшли башлаган проектның максаты тармак һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга коронавирус пандемиясеннән зыян күргән компанияләргә ярдәм күрсәтү иде.

Алынган акчаны эшмәкәр, хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләүне дә кертеп, эшчәнлеген алып баруга тотарга тиеш иде. Моннан тыш, ул хезмәт өчен түләүгә процентсыз кредитны да кертеп, элек алынган кредитларны да каплый ала иде.

Шул ук вакытта, ташламалы кредитлауның төп шарты - мәшгульлекне саклап калу. Кредит буенча соңгы ставка, шартлары үтәлгәндә, кулланучылар өчен 2% тәшкил итте, калганын дәүләт субсидияләде. Кредит буенча процентлар ай саен түләп торуны таләп итмәде, ә капитализацияләнде - төп бурычка өстәлде. Шулай итеп, алар кредит шартнамәсе срогы тәмамлангач, кредит белән бергә түләнәчәк. Ташламалы заемны 2021 елның 30 июненә кадәр капларга кирәк.

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев