Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан күчемсез милекне теркәү буенча күп төбәкләрнең күрсәткечләрен уздырды

Республика КФҮнә мөрәҗәгатьләрнең 70%ы Росреестр хезмәтләренә туры килә.

Ташламалы ипотека программасын озайтуга бәйле рәвештә, быел Татарстанда күчемсез милеккә ихтыяҗның сизелерлек артуы күзәтелә. Бу хакта бүген Казанда узган брифингта ТРда дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәге директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.

 

«Күрсәтелгән хезмәтләр саны сентябрьдә-октябрьдә генә 515 мең тәшкил итә. Күчемсез милекне теркәү беренче урында һәм без күп кенә төбәкләрнең күрсәткечләрен артта калдырдык. Башта 2015 елда бездә 68 хезмәт бар иде һәм аларның 82%ы Росреестр хезмәтләренә туры килә. Бүгенге көндә без 254 хезмәт күрсәтәбез һәм аларның 62%ы Росреестрга туры килә", - диде ул.

Спикер мәгълүматлары буенча, быел республиканың КФҮге 4 млн хезмәт күрсәткән һәм шуларның 2,5 млны Росреестрга туры килә. Әгәр узган ел КФҮ офисларына 14 меңгә кадәр гариза бирүче килгән булса, агымдагы елның июль-сентябрь айларыннан көн саен тотрыклы рәвештә 15-16 мең кеше мөрәҗәгать итә. Быелгы мөрәҗәгатьләрнең 70%ы Росреестр хезмәтләренә туры килә.

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев