Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Бөтенроссия кыр көне”ндә катнаша

Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы оештыра торган «Бөтенроссия кыр көне» күргәзмәсе быел 9 - 11 июльдә Брянск өлкәсендә узачак.

Эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә быел Россия агросәнәгать комплексының иң зур казанышларын күрсәтү традицион форматта гына түгел, онлайн режимда да узачак, бу аның колачын арттырырга һәм илебез агросәнәгать комплексының актуаль эшләнмәләре белән тагын да киңрәк аудиторияне таныштырырга, шулай ук авыл хуҗалыгын, аграр фәнне һәм технологияләрне үстерү мәсьәләләрен яңача хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Бөтенроссия кыр көне форматы быел махсус эшләнгән интернет-платформа исәбенә киңәйтеләчәк, аннан файдаланучылар экспозицияләр буенча виртуаль экскурсия уздыра алачак. Дистанцион очрашулар уздыру һәм килешүләр имзалау өчен, тармакны үстерүнең актуаль тенденцияләре турында фикер алышу һәм тәҗрибә уртаклашу өчен техник мөмкинлекләр тудырылачак.

Виртуаль кырда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан җитештерүчеләренең компанияләрен тәкъдим итәчәк. Онлайн режимда теләсә кем, теркәлмичә һәм бушлай чара сайтына кереп, анда теләсә кайсы 3D-павильонны сайлап, экспонент турында мәгълүмат алырга һәм чарада катнашырга мөмкин.

Онлайн-күргәзмәдә «Казан сугару техникасы заводы», «Элита», «Ак барс» холдинг компаниясе, «Вивид», «Агрокөч», «Залесный» агрофирмасы, «Майский» теплица комбинаты, «Казансельмаш», «Агромастер», «Кама механикасы», «Татагрохимсервис», «КМЭЗ» кебек предприятиеләр үз продукциясен күрсәтәчәкләр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы экспозициясе кысаларында Бөтенроссия кыр көнендә катнашырга теләүче Татарстан компанияләре +7-927-440-79-99 телефоны буенча гариза бирә алалар.

Белешмә өчен:

Кыр көне - реаль кыр шартларында күрсәтелә торган алдынгы авыл хуҗалыгы технологияләренең масштаблы күргәзмәсе ул. Чарада, узган еллардагы кебек үк, заманча авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары, ашламалар һәм үсемлекләрне яклау чаралары, авыл хуҗалыгы культураларын селекцияләү өлкәсендә иң яңа казанышлар спектры тәкъдим ителәчәк.

Моннан тыш, Кыр көнен үткәрү чорында ул нәтиҗәле сөләшүләр алып мәйданчыгына әверелде, анда базарда катнашучылар тәҗрибә уртаклашалар, эшлекле элемтәләр урнаштыралар һәм хезмәттәшлек турында килешүләр төзиләр. 2020 елда да күргәзмә кысаларында шулай ук киң эшлекле программа каралган, ул күбесенчә онлайн режимда узачак.

Чара турында тулырак мәгълүмат күргәзмәнең рәсми сайтында урнаштырылган: https://russianfieldday.ru/.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев