Татарстан синоптиклары буран һәм юлларда кар көртләре, дип кисәтә
Яңалыклар

Татарстан синоптиклары буран һәм юлларда кар көртләре, дип кисәтә

Татарстан синоптиклары фаразаларына караганда, иртәгә республика буенча алмашынучан болытлы һава, күпчелек районнарда - кар, урыны белән буран, юлларда - бозлавык, кар көртләре. Бу төндә 14-19 градуска кадәр салкын булачак. Әмма көндез температура 10-15 градус салкын тәшкил итәчәк. 31 декабрь төнендә шулай ук алмашынучан болытлы һава, кар яварга мөмкин, республиканың аерым...

Татарстан синоптиклары фаразаларына караганда, иртәгә республика буенча алмашынучан болытлы һава, күпчелек районнарда - кар, урыны белән буран, юлларда - бозлавык, кар көртләре.
Бу төндә 14-19 градуска кадәр салкын булачак. Әмма көндез температура 10-15 градус салкын тәшкил итәчәк.
31 декабрь төнендә шулай ук алмашынучан болытлы һава, кар яварга мөмкин, республиканың аерым районнарында - буран. Температура 13-18 градуска кадәр салкын, көнбатыш районнарда - 23 градуска кадәр. Юлларда - бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Татар-Информ.


Нет комментариев