Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан сәламәт һәм бәхетле тормыш күрсәткече буенча Россия төбәкләре унлыгына керә

Бүген ил буенча уртача бәхетле тормыш озынлыгы 46,5 ел тәшкил итә.

Татарстан сәламәт һәм бәхетле тормыш дәвамлылыгы буенча РФ төбәкләре арасында лидерлыкка чыкты. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

«Россиядә уртача сәламәт һәм бәхетле гомер озынлыгы 46,5 ел тәшкил итә. Бу күрсәткеч буенча Ингушетия Республикасы, Чечен, Дагыстан, Татарстан Республикалары һәм Мәскәү лидерлар булды», — дип хәбәр итә экспертлар.

Чукот автономияле округында, Еврей автономияле өлкәсендә, Орел, Брянск һәм Магадан өлкәләрендә, рейтинг мәгълүматлары буенча, тормыш бик начар. Тикшеренүне Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты үткәрде. Социаль-икътисади тикшеренүләр институты директоры Алексей Зубец, объективлык өчен, тормыш сыйфаты күрсәткеченә сәламәт тормыш дәвамлылыгы кебек критерий кертелгән, дип искәртте.

«Ул, тормыш сыйфатын шактый киметә торган җитди авырулардан җәфа чигүләрне исәпкә алмыйча, кешеләр гомеренең көтелгән уртача дәвамлылыгы», — дип сөйләде Зубец.

Тикшеренүче сүзләренә караганда, критерий 2019 ел өчен Росстат мәгълүматлары, ә тормыштан канәгать булу дәрәҗәсе 2018-2020 елларда халык арасында сораштыру нәтиҗәләре буенча билгеләнгән.  

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев