Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан вәкилләре «Яшь фермер» VIII интеллектуаль уенының финалында катнашалар

14 октябрьдә «Яшь фермер» интеллектуаль уенының финалистлары билгеле булачак. Финалистлар арасында Саба районыннан Милена Салихова командасы да бар иде. Алар жюрига «Ирекле тема» номинациясендә сарымсак үстерү буенча «Алтын суган» бизнес-планын тәкъдим иттеләр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Яшь фермер» интеллектуаль уенының Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәме белән «Россия авыл яшьләре берлеге» бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелүен  исегезгә төшерә.

Конкурсның максаты - яшь аграрийларның инициативасына, авыл хуҗалыгында бизнес-планлаштыру күнекмәләрен үстерүгә һәм командада эшләргә өйрәнүгә ярдәм  итү.

Финалистлар арасында - бөтен Россиядән югары уку йортларыннан, мәктәпләрдән һәм урта махсус уку йортларыннан 18 команда. Финалистлар өчен ВКонтакте социаль челтәренең "Россия авыл яшьләре берлеге" төркемендә тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирү өчен сылтама: https://m.vk.com/wall-9865808_24140.   Финалистлар әлеге конкурс өчен өстәмә приз отарг мөмкин.  Тавыш бирү 14 октябрьдә 11:00 сәгатьтә төгәлләнәчәк.

Бизнес-уенда җиңүчеләр 2021 елда халыкара финалда катнашачак. Алар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк һәм катнашучы илләргә - Россиягә, Кыргызстан Республикасына, Казахстан Республикасына, Әрмәнстан Республикасына, Беларусь Республикасына һ.б. илләргә стажировкага чакырылачак.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев