Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан ЮХИДИе машина йөртүчеләргә кышкы резинага күчәргә тәкъдим итә

Дәүләт автоинспекциясе түбән температурада җәйге шиннарның үзлекләрен югалтуларын, бу исә тормоз юлын җитди арттыруга китерергә мөмкин булуын искәртә.

Татарстан ЮХИДИе машина йөртүчеләргә автомобильләренә кышкы резина куярга тәкъдим итә. Бу хакта республика автоинспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Автоинспекция мәгълүматларына караганда, шиннарны алыштыру зарурлыгы республикада һава шартларының үзгәрүе – суыту һәм кар яву белән бәйле.

Дәүләт автоинспекциясе түбән температурада җәйге шиннарның үзлекләрен югалтуларын, катылануларын, ә бу исә тормоз юлын җитди арттыруга китерергә мөмкин булуын искәртә.

Машина йөртүчеләргә шулай ук тизлек режимын күзәтергә, куркынычсыз ян интерваллар һәм дистанция сайларга һәм трассадагы куркыныч хәлне вакытында булдырмый калырга әзер булырга киңәш итәләр.

Фото: архив/Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев