Татарстанда 1 сентябрьдән 90 укучы һәм 163 педагог коронавирус йоктырган
ОРВИ симптомнары һәм температура югары булу сәбәпле, 1 сентябрьдән мәктәпләргә 11 меңгә якын укучыны кертмәгәннәр.
Уку елы башыннан Татарстанда 87 студент, 90 укучы һәм 163 укытучыда Covid-19 коронавирусы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Беренче сентябрьдән 90 укучы, 87 студент, 163 педагог авырып китте. Чыганакларның гомуми саны 340 булды. Әлегә бу чирек башыннан бер генә яңа очрак та күзәтелмәгән», - дип искәртте спикер.
Яңа коронавирус инфекциясенең 336 чыганагы ябылган инде. Республика Роспотребнадзор контролендә чирнең дүрт очрагы бар, күзәтүнең соңгы вакыты булып 15 гыйнвар тора.
ОРВИ симптомнары һәм температура югары булу сәбәпле, узган тәүлектә 58 бала укырга кертелмәгән. 1 сентябрьдән өйгә яки поликлиникага барлыгы 10 904 укучы озатылган.
Любовь Авдонина хәзер Татарстанда аерым укый торган сыйныфлар юк, барысы да көндез бергә укый, дип өстәде.
Фото: архив/Владимир Васильев
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев