Татарстанда эшсезлек буенча өч тапкыр арттырылган пособиене кемнәр алачагы билгеле
Республикада яшәүчеләр эшсезлек буенча арттырылган пособиены өч ай дәвамында алачак.
РФ Президенты карары буенча, коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә, эшсезлек буенча минималь пособие өч тапкыр арттырылган. Татарстанда мондый ярдәм чарасын 24,2 мең кеше алачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
«Өч ай эчендә эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме 1,5 меңнән 4,5 мең сумга кадәр арта. 1,5 мең сум күләмендә пособиены озак вакыт эшләмәүчеләр яисә әле стажлары булмаган, уку йортларын күптән түгел тәмамлаучылар ала», — дип билгеләп үтте ул.
Республикада бу түләүне барлыгы 24260 кеше алачак.
Фото: татар-информ архивы
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев