Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда «Фермер мәктәбе» эшли башлый

Катнашу өчен «Сөт-ит терлекчелеге» яки «Кошчылык» юнәлеше буенча презентация яки видеоролик әзерләп җибәрергә кирәк.

«Фермер мәктәбе» укыту проектында катнашу өчен конкурс нигезендә сайлап алу башлана. Программаны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Россельхозбанк гамәлгә ашыра. Укулар Казан дәүләт аграр университеты базасында узачак. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Конкурс нигезендә сайлап алуда катнашу өчен 12 гыйнвардан 27 гыйнварга кадәр «Сөт-ит терлекчелеге» яки «Кошчылык» юнәлеше буенча презентация яки видеоролик әзерләргә һәм аны язылган гариза белән бергә sh.fermer_rt@mail.ru электрон почта адресына җибәрергә кирәк. Конкурс турында нигезләмә һәм башка документлар белән тулырак министрлык сайтында танышырга мөмкин.

Һәр катнашучы бары тик бер генә проект тәкъдим итә ала. Конкурс материаллары эксперт буенча жюри утырышларында каралачак. Җиңүчеләр 252 сәгатькә исәпләнгән «Фермер хуҗалыгы агробизнесы» яңадан һөнәри зерләү программасы буенча бушлай укуга сертификатлар алачаклар, грант ярдәме алу өчен билгеләнгән үрнәктәге диплом бирелә.

Шулай ук агросәнәгать комплексының алдынгы предприятиеләрендә һәм Татарстанның иң яхшы фермер хуҗалыкларында стажировка узу, программада катнашучыларны алга таба үстерү һәм аларга ярдәм итү чаралары каралган. Укуларны башлау 2021 елның 24 февраленә планлаштырыла.

Россельхозбанк мәктәп кысаларында нәтиҗәле фермер бизнесын төзүгә теоретик һәм практик өйрәтү, шулай ук үз эшен башлап җибәргән эшкуарларга квалификацияләрен күтәрү программасын әзерләде, диелә хәбәрдә. 

Фото: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

Чыганак: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев